Правильно питаться или вкусно кушать?
Правильно питаться и вкусно кушать - это одно и то же или нет? 3 июня в СДК С-З "Мамадышский" разбирались в этом вместе с детьми пришкольного лагеря Красногорской СОШ. Увлекательная интерактивная игра прошла в таком оживленном позитиве. Дети с большим удовольствием отвечали и узнавали много нового и интересного, а после посмотрели мультфильмы о питании "лесных жителей ".
Халкыбыз мирасы
Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Чишмә буенда, Килен каршылау һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган. Кече Сон мәдәният йортының "Калфагым" фольклор коллективы әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерергә тырыша. 2 июнь көнне коллектив белән Сабантуй җиренә төшеп, спорт уеннары уйнап, җырлап-биеп, сыйланып, җәйге җылы табигатькә сокланып ял иттек. «Калфагым» фольклор коллективы бер-берсен хөрмәт итеп, бердәм булып, матур итеп ял итә һәм яши белә.
Эх, ямьле син, балачагым
Дүсмәт мәдәният йортында 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, "Эх, ямьле син, балачагым" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.
Җәйге каникулга старт бирелде
Укучы балаларның җәйге каникуллары “Балалар яклау” көне белән башланып китте. Түбән Тәкәнеш мәдәният йорты каршында оештырылган бәйрәм бик куңелле үтте. Асфальтта ясалган берсеннән -берсе матур рәсемнәр конкурсы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Спорт мәйданчыгында “Күңелле старт” ярышында ике команда ярышты. Бәйрәм матур җырлар белән тәмамланды.
Балалар бәхетле булсын
1 нче июнь Балаларны яклау көне. Югары Сон авылында инде бик күп еллар мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән, иганәчеләр җәлеп ителеп, зурлап Балалар Сабан туе оештырыла. Быел да 27250 сум акчалата ярдәм җыеп алынып, бәйрәм уздырылды. Әлеге бәйрәмдә якын-тирә авыллардан да балалар кунаклар җыелганнар иде.
Сабантуй-прекрасный праздник
Богатая культура нашего многонационального края дает большие возможности для воспитания и образования подрастающего поколения. У каждого народа есть свои традиции, праздники, игры. Одним из значимых и больших праздников в нашей республике считался Сабантуй. Сабантуй - это веселое празднование окончания полевых и посевных работ, на котором не утихают национальные песни и пляски, шуточные конкурсы и спортивные состязания.
В селе Кемеш-Куль провели захватывающий детский Сабантуй. Никто из детей и даже взрослых не сумели просидеть на месте,участвовали во всех играх и состязаниях.
У маленьких участников Сабантуя надолго останутся незабываемые впечатления об этом красивом национальном празднике.
1 июнь- халыкара балаларны яклау көне
1 июнь- халыкара балаларны яклау көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмдә балалар күңелле уеннар уйнадылар, җырлап- биеп күңел ачтылар. Чара бик күңелле үтте.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Кече Сон мәдәният хезмәткәрләре “Балачак бәйрәме” дип исемләнгән чара белән, спорт мәйданчыгында балаларны яклау көнен ачып җибәрдек. Бәйрәмебезне күрше авылдагы балалар Сабан туенда дәвам иттек. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.
Ансамбль "Забава" принял участие в Межрегиональном фестивале
1 июня в День защиты детей фольклорный ансамбль "Забава" принял участие во II Межрегиональном фестивале традиционных игр народов Татарстана г. Казань, где с достоинством представили Мамадышский район и русскую народную фольклорную игру "Штандер - Мандер", соревновались в 5ти народных играх.
Получили Диплом Лауреата, памятные подарки, море позитивных эмоций и пополнили копилку своих знаний.
Безнең гомер – намус күгендә
Безнең гомер – тальян телләрендә,
Чишмәләрнең тере күзендә,
Безнең гомер – чәчәк таҗларында,
Безнең гомер – намус күгендә
Данлыклы якташыбыз, остазыбыз, шагыйрь Рафаил Газизовның тууына 75 ел!
Кече Кирмән авылы мәдәният йорты, төп мәктәбе коллективы, китапханә хезмәткәрләре Рафаил Шәкүр улына багышланган кичә уздырдылар .Программада Рафаил абыйның шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.
Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәнгә 1100 ел
Болгар гына түгел, Болгарстан!
Тарих җирлегеннән шытып чыккан!
Ак мәрмәрле сарайларны, аның халкын,
Хәтерләүче бары Итил-елга булган!
Заманында Ага-базар гөрләп торган,
Төрле халык бергәләшеп дуслык корган.
Итил елга белән Чулман дуслар,
Диңгезләргә суын бергә койган!
Күп гасырлар элек бу шәһәрдә,
Кунак булган сәяхәтче Ибн Фадлан.
“Халкы тырыш, сарайлары Ак таш,
Тоткан дине Ислам”- диеп язган.
Бу җирләргә кызыгучы дошман,
Күп тапкырлар яулар корган.
Булат-Тимер яндырса да, көйдәрсә дә,
Харәбәдән өр-яңадан кабат туган!
Халык яши, хәтер яши, яши ислам,
Итил ага, Чулман ага, ага еллар,
Тау башында үткәннәргә һәйкәл булып,
Өр яңадан күтәрелә Изге Болгар!
Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәнгә 1100 ел !!!
Кече Кирмән авылы мәдәният йортының "Җәүһәрләр"вокал төркеме &n
...
Читать дальше »
Балаларны яклау көне - зур бәйрәм
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач!
Әйе, чыннан да, 1 июнь - бездә бәйрәм! Кече Кирмән авылы мәдәният йорты, төп мәктәбе коллективы, китапханә- барысы бергә җыелышып бәйрәм иттеләр. Балаларның шат авазлары, уен - көлке, җыр- биюләрдән яңгырап торды спорт мәйданчыгы дисәк тә, ялгыш булмастыр, чөнки балаларны яклау көне - зур бәйрәм!
Бәйрәмнәр мөбарак булсын
1 июнь халыкара балаларны яклау көне.Шушы бәйрәм уңаеннан Пятилетка поселогында балалар белән күңелле стартлар үткәрдек.Бәйрәмне үткәрергә аларның әниләре, әбиләре булышты.Катнашкан һәр балага бүләкләр бирелде. Бәйрәмнәр мөбарак булсын!
Сабантуй мәйданында бәйрәм гөрләде
1 нче июнь көнне Түбән Ушмы авылы Сабантуй мәйданында бәйрәм гөрләде. Балалар белән кызыклы уеннар уйналды, эстафета ярышлары уздырылды. Соңыннан бәйрәмдә катнашкан 76 балага бәйрәм кучтәнәчләре өләшенде.
...
Читать дальше »
Яулык җыю -рәхәт мизгел
31 май көнне, балалар Сабан туе үткәрү өчен, Иске Завод һәм Ак Чишмә авылларыннан, халкыбызның гореф- гадәтләрен искә алып,балалар белән яулык җыю бэйрәме оештырылды.Бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Авылдашларга, балаларның күңелләрен күтәргән өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
XXX фестиваль русской песни "Каравон"
28 мая в селе Никольское Лаишевского района РТ прошёл юбилейный XXX фестиваль русской песни "Каравон". Народный ансамбль "Сударушка" были единственными представителями Мамадышского района, где достойно выступили и привезли диплом участника.
|