Тешләрне яшьтән үк сакларга кирәк! Бу һәр медицина хезмәткәренең әйткән сүзе.Саклыйбызмы соң без аларны? Дөрес итеп чистартабызмы? Тешләр сәламәтлеге өчен без ниләр эшләргә тиеш? Менә шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап таптык, без бүген авылыбызның фельдшеры Нурания апабыз янында. Балалар белән гап- гади телдә аңлаешлы итеп, тешләрне саклау турында әңгәмә үткәргәннән соң, һәркемне кызыксындырган сорауларга җавап та бирде. Балалар үзләренең күзаллаулары буенча ясаган рәсемнәрен дә бүләк иттеләр врач апаларына. Киң күңелле, ачык йөзле Нурания апалары һәрберсен тәмле витаминнар белән сыйлады. Кабат тагын шәхси  гигиена турында сөйләшергә чакырып, озатып калды.