Урта Кирмән мәдәният йорты каршында түгәрәктә балалар белән җитезлеккә һәм осталыкка бәйгеләр оештырдык. Кемдер бау белән сикерүдә беренче булса, кемдер кыршау әйләндерүдә беренчелекне алды. Шунда ук китапханәчебезбез әле генә каникулга чыккан балаларның белемен дә сынап алды. Җыйнаулашып онытылып барган әбәкле уенын уйнагач, алар җанланып китеп башка уеннарга да күчтек. Ә уен азагында бүләкләр буласын белгәч, яңадан берничә уен уйнап, вакытның узганын да сизмәгәнбез.
- 04.06.2022
- 149
- 0