Сабантуй бәйрәме-татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул дуслык һәм хезмәт бәйрәме. Сабантуй төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслыкны ныгыта. Крещ- Ерыкса авылында Сабантуй бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Олег Николаевич Павловның котлавы белән башланып китте. Керәшен киеме киенгән кызларыбыз, килгән бәйрәм кунакларын ипи- тоз белән сыйладылар. "Карендәшләр" керәшен ансамбле үзләренең җыр- биюләрен халыкка җиткерделәр. Мамадыш шәһәреннән килгән"Урагай" керәшен халык ансамбле бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәделәр. Үзләренең җыр- биюләре белән халыкны сөендерделәр. Бәйрәмдә яше-карты җырлап-биеп, төрле уен-ярышларда катнашып, рәхәтләнеп уйнап күңел ачтылар. Уеннарда катнашкан һәрбер кеше истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
- 14.06.2022
- 128
- 0