menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Сабантуй бәйрәме-татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе

Сабантуй бәйрәме-татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул дуслык һәм хезмәт бәйрәме. Сабантуй төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслыкны ныгыта. Крещ- Ерыкса авылында Сабантуй бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәм  авыл җирлеге башлыгы Олег Николаевич Павловның котлавы белән башланып китте. Керәшен киеме киенгән кызларыбыз, килгән бәйрәм кунакларын ипи- тоз белән сыйладылар.  "Карендәшләр" керәшен ансамбле үзләренең җыр- биюләрен халыкка җиткерделәр. Мамадыш шәһәреннән килгән"Урагай" керәшен халык ансамбле бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәделәр. Үзләренең җыр- биюләре белән халыкны сөендерделәр. Бәйрәмдә  яше-карты җырлап-биеп, төрле  уен-ярышларда катнашып, рәхәтләнеп уйнап күңел ачтылар. Уеннарда катнашкан һәрбер кеше истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

  • 14.06.2022
  • 121

Всего комментариев: 0
avatar