Тройсын - яшеллек һәм яфрак бәйрәме. Ул Пасхадан соң 7 атна узгач – 50 нче көндә башлана һәм өч көн дәвам итә. Быел тройсын 12 июньгә, ягьни сабантуйга туры килде. Без, Дүсмәт "Җиңгәчәйләре" үзебезнең йола бәйрәмнәребезне һәрвакыт билгеләп үтәргә һәм авылдашларыбызга да җиткерергә тырышабыз. Нәкь менә 12 июнь көнне без авыл сабантуенда Тройсын бәйрәменең кечкенә генә күренешен күрсәтеп үттек.
Тройсын - яшеллек һәм яфрак бәйрәме

- 14.06.2022
- 77
Всего комментариев: 0 | |