Сабантуй - бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул. 12 июнь көнне Кече Сон авылында авылдашлар, кайткан кунаклар әлеге бәйрәмгә җыелды. “Сабан туе –хезмәт туе” дигән композиция белән мәйданны ачып җибергәч, төрле милли уеннар башланды. Бик матур үткән бәйрәмебезне кунакка кайткан җырчыларыбыз да бизәде.
Сабан туе –хезмәт туе
- 14.06.2022
- 132
Всего комментариев: 0 | |