menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәнгә 1100 ел

Болгар гына түгел, Болгарстан!
Тарих җирлегеннән шытып чыккан!
Ак мәрмәрле сарайларны, аның халкын,
Хәтерләүче  бары Итил-елга булган!
Заманында Ага-базар гөрләп торган,
Төрле халык бергәләшеп дуслык корган.
Итил елга белән Чулман дуслар,
Диңгезләргә суын бергә койган!
Күп гасырлар  элек  бу шәһәрдә,
Кунак булган  сәяхәтче  Ибн Фадлан.
“Халкы тырыш, сарайлары Ак таш,
Тоткан дине Ислам”- диеп язган.
Бу җирләргә кызыгучы дошман,
Күп тапкырлар яулар корган.
Булат-Тимер яндырса да, көйдәрсә дә,
Харәбәдән өр-яңадан кабат туган!
Халык яши, хәтер яши, яши ислам,
Итил ага, Чулман ага, ага еллар,
Тау башында үткәннәргә һәйкәл булып,
Өр яңадан  күтәрелә Изге Болгар!

Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәнгә 1100 ел !!!
Кече Кирмән авылы мәдәният йортының "Җәүһәрләр"вокал төркеме  изге Болгар җиренә сәяхәт кылдылар.

  • 03.06.2022
  • 152

Всего комментариев: 0
avatar