Дүсмәт мәдәният йортында 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, "Эх, ямьле син, балачагым" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.
Эх, ямьле син, балачагым
![](/_nw/3/41228767.jpg)
- 03.06.2022
- 147
Всего комментариев: 0 | |