Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Чишмә буенда, Килен каршылау һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган. Кече Сон мәдәният йортының "Калфагым" фольклор коллективы әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерергә тырыша. 2 июнь көнне коллектив белән Сабантуй җиренә төшеп, спорт уеннары уйнап, җырлап-биеп, сыйланып, җәйге җылы табигатькә сокланып ял иттек. «Калфагым» фольклор коллективы бер-берсен хөрмәт итеп, бердәм булып, матур итеп ял итә һәм яши белә.
Халкыбыз мирасы

- 03.06.2022
- 82
Всего комментариев: 0 | |