Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач!
Әйе, чыннан да, 1 июнь - бездә бәйрәм! Кече Кирмән авылы мәдәният йорты, төп мәктәбе коллективы, китапханә- барысы бергә җыелышып бәйрәм иттеләр. Балаларның шат авазлары, уен - көлке, җыр- биюләрдән яңгырап торды спорт мәйданчыгы дисәк тә, ялгыш булмастыр, чөнки балаларны яклау көне - зур бәйрәм!
Балаларны яклау көне - зур бәйрәм
- 03.06.2022
- 107
Всего комментариев: 0 | |