Ак юллар Сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары
24 май көнне, Югары Сон төп гомуми белем бирү мәктәбендә, алты укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады...
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз. Канатлы теләкләр сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә! Сезнең сүз һәрвакыт йомгаклау булып аек акыл зирәк төпле фикерләп эш йөртегез.Туган ягыгызны онытмагыз!
Соңгы кыңгырау, чыңлама
Бүген Олыяз мәдәният йортында Олыяз лицееның чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Әлеге шатлыклы да, ямансу да бәйрәмдә бик күп җылы сүзләр, җырлар, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады; балаларга грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Балаларның әти-әниләре белән биегән вальсы, сыйныф җитәкчеләренең укучыларына багышлап җырлаган җырлары, егет- кызларның биегән вальслары, бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре-бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Балаларга имтиханнарын яхшы биреп, теләгән уку йортларына керүләрен, дөрес юл сайлап максатларына ирешүләрен теләп калабыз.
До свидания, школа
Звонок последний раздается,
Немного грустно на душе.
Ведь школа в прошлом остается,
Теперь вы взрослые уже.
Вчерашним школьникам-удачи,
Не бойтесь трудностей, дерзайте!
Любви и счастья вам в придачу,
Рук никогда не опускайте.
24 мая в СДК С-З "Мамадышский" прозвенел последний звонок для учеников 9-х и 11-х классов Красногорской средней общеобразовательной школы. Выпускников поздравили уважаемые гости: помощник Главы Мамадышского района Олег Юрьевич Рылов, Руслан Раифович Кутдусов и глава Красногорского поселения Валия Агмаловна Гиззатуллина.
Весёлые номера, красивые песни и танцы, приятные поздравления и слова напутствия от учителей, а так же слезы грусти - всё это было на празднике Последнего звонка.
Мөнәҗәтләр-рухи мирасыбыз
Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша. Мөнәҗәт—иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.
23 май көнне, Бөек Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Арча җирлегендә оешырылган, "Мөнәҗәтләр-рухи мирасыбыз"конкурсында Кече Кирмән авылы мәдәният йортының "Җәүһәрләр"вокаль төркеме III нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Чыңла кыңгырау
"Чыңла кыңгырау...!"- күңелле дә, моңсу да, мәктәпне тәмамлаучылар өчен, үзенчәлекле соңгы кыңгырау бәйрәме. Быел Урта Кирмән чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре аеруча да тырыш булдылар: апрель аеннан ук мәдәният йортына йөреп вальс биергә һәм балаларга сюрприз ясау ниятеннән флешмобта өйрәнергә җитештеләр. Тамаша бик күңелле, эчтәлекле булды. Укучыларга ак юллар телибез!
Последний звонок
24 мая в Зюринской средней школе прошёл праздник Последнего звонка. Последний звонок—это время прощаться со школой, детством и юностью. Именно поэтому это торжество очень важно как для ребят, которые уходят из школы, так и для учителей, родителей. Торжественное мероприятие проходило на высоком уровне. И такими же яркими и волнующими были выступления самих выпускников. Они пели песни, читали стихи, танцевали, разыгрывали шуточные сценки из школьной жизни.
Хуш, мәктәп
24 май көнне Дүсмәт мәдәният йортында, Дүсмәт мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларының, "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Бәйрәмдә җылы сүзләр, җырлар, изге теләкләр яңгырады. Укучыларга грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук мәдәният тормышында актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына, Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Спиридонов Степан Петрович исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңгы кыңгырау
23 май көнне Кече Сон мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бик күп мәдәни чараларда катнашты 9 сыйныф укучылары. Алар оста биюче, җырчы һәм курайчылар булдылар. Тырышлыклары өчен "Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы мәдәният бүлеге” укучыларны “Рәхмәт хаты” белән бүләкләде. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
|