Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда уздырыла торган бәйрәм. Бу – бөтен дөньяда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен искә төшерә торган форсат. Татарстанның Мамадыш районы Кече Сон авылында күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин музее урнашкан. Шушы уңайдан, мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән бергә экскурсиягә бардык. Музейда 2 мең экспонат (музыка уен кораллары, пианино, XX гасыр башы көнкүреш җиһазлары, фотосурәтләр, документлар, газета мәкаләләре, афишалар) тупланган. Экспозиция Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты, музей урнашкан элекке мәдрәсә тарихы, Кече Сон авылы тарихы белән таныштыра.
- 19.05.2022
- 155
- 0