Борынгы Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә 1100 ел тулу уңаеннан, район һәм авыл җирлекләрендә  бик күп матур һәм тарихи чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе "Мамадыш-информ" төркемендә үткәрелде. Түбән Сон мәдәният йорты хезмәткәрләре, җыр-бию берләшмәсенә йөрүче балалар белән, догалар уку бәйгесендә катнашты. Бүләкләү тантанасы мәдрәсәдә узды. Укучылар белән мәдрәсәгә экскурсия үткәрелде. Балаларны шулай сөендергәннәре өчен (бүләкләр,китаплар,чәй эчү) оештыручыларга рәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук балаларга һәм аларның әти-әниләренә бик зур рәхмәт! Түбән Сонлылар беркайчан да сынатмас, Аллабоерса!