menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Мөнәҗәтләр-рухи мирасыбыз

Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша. Мөнәҗәт—иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.
23 май көнне, Бөек Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Арча җирлегендә оешырылган, "Мөнәҗәтләр-рухи мирасыбыз"конкурсында Кече Кирмән авылы мәдәният йортының "Җәүһәрләр"вокаль төркеме III нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
 

  • 25.05.2022
  • 128

Всего комментариев: 0
avatar