24 май көнне, Югары Сон төп гомуми белем бирү мәктәбендә, алты укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады...
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз. Канатлы теләкләр сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә! Сезнең сүз һәрвакыт йомгаклау булып аек акыл зирәк төпле фикерләп эш йөртегез.Туган ягыгызны онытмагыз!
Ак юллар Сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары
![](/_nw/2/66375532.jpg)
- 25.05.2022
- 148
Всего комментариев: 0 | |