Бүген Олыяз мәдәният йортында Олыяз лицееның чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Әлеге шатлыклы да, ямансу да бәйрәмдә бик күп җылы сүзләр, җырлар, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады; балаларга грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Балаларның әти-әниләре белән биегән вальсы, сыйныф җитәкчеләренең укучыларына багышлап җырлаган җырлары, егет- кызларның биегән вальслары, бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре-бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Балаларга имтиханнарын яхшы биреп, теләгән уку йортларына керүләрен, дөрес юл сайлап максатларына ирешүләрен теләп калабыз.
Соңгы кыңгырау, чыңлама

- 25.05.2022
- 99
Всего комментариев: 0 | |