Мин бәхетсез дия күрмә берүк
13 нче ноябрь - "Ак таякчыклар көне". Безнең телгә китереп әйткәндә, күрү бәхетеннән мәхрүм булган кешеләр көне. Бер мизгелгә генә син үзеңне куеп кара да, аларның язмышы белән үзеңнекен чагыштыр. Ә без, кешеләр, Ходай биргән шушы саулыкларыбызны да бәяли белмәгән кебек. Торабыз да, мин бәхетсез диеп әйтергә яратабыз. "Мин бәхетсез дия күрмә берүк", дигән җыр юллары искә төшә. Урта Сон мәдәният йортында, китапханә белән берлектә нәкъ тә менә шул темага булды әңгәмәбез. Хәзрәтебезнең вәгазе бик күпләребезне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Тормышка аек акыл белән карарга, Ходайга рәхмәтле булып, бердәм, дус, тату булып яшәргә өндәде.
"Сак-Сок" балалар театры коллективы әкият тәкъдим итте
10 ноябрь көнне Шәдче авылы мәдәният йортында "Сак-Сок" балалар театры коллективы Г. Галлямованың "Алтын җирем" дип исемләнгән 2 пәрдәле әкият-пьесасын халыкка тәкъдим итте. Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
13 ноябрь-бөтендөнья шәфкатьлелек көне
13 ноябрь-бөтендөнья шәфкатьлелек көне.Түбән Сон мәдәният йортында укучылар белән шул темага әңгәмә уздырылды. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Шашка уены
Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала.
Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный.Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны таләп итә һәм шул сыйфатны тәрбияли. Иң мөһиме бу уен хәтерне яхшырта. Шул уңайдан, без, 12 ноябрь көнне, Акман авылы яшьләре белән шашка уеннары оештырдык. Яшьләр бик бирелеп, уйланып
уйнадылар. Җиңүчеләргә кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
Җәмле Җураш буйларында
12 ноябрь көнне Крещ- Ерыкса мәдәният йортының "Карендәшләр" фольклор ансамбле, Менделеевск районы Иске Гришкин авылында үткәрелгән "Җәмле Җураш буйларында" дип исемләнгән, керәшен мәдәниятенең 3 нче төбәкара фестивалендә катнашты. Элеккеге әбиләребезнең җыр- биюләре белән чыгыш ясап, лауреат Дипломына ия булдылар.
Мәктәп ачу тантанасы
11 ноябрь көнне Кече Сон авылында өч ай дәвамында барган капиталь ремонттан соң, мәктәпне ачу тантанасы булды. Кунакларны якты йоз белән каршы алганнан соң, матур шигырьләребезне бүләк иттек. Якты, җылы, искиткеч матур дизайн эшләнгән мәктәпкә авылдашлар сокланып карады. Кече Сон мәдәният хезмәткәрләре мәктәп коллективы белән берлектә ремонт барышында өмәләрдә катнашты.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын
11 ноябрь көнне Көмеш Күл мәдәният йортында мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм күрсәтү йөзеннән бик матур концерт үтте. Чыгышлары белән беркемне дә битараф калдырмаган-Мамадыш шәһәреннән килгән артисларыбызга зур рәхмәт. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Каз өмәсе
Яшь киленнең толымында
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола.
Татарның каз өмәсе!
Бүген "Сон бизәкләре " коллективы Мамадыш шәһәрендә күпләребез өчен таныш булган Шарифуллин Рифат абый белән Фирая апаларда "Каз өмәсендә" булдылар. Хуҗабикәнең тырышлыгы белән үстерелгән 19 казны кызлар күз ачып йомганчы йолкып, чистартып, йоласына туры китереп, Самовар чишмәсенә төшеп чайкап, хуҗаларга тапшырдылар. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Әле бәйрәмебезгә Актаныш, Балтач, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән гармунчылар ямь өстенә ямь өстәделәр.
Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала
Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала. Өлешчә мобилизация игълан ителүгә, барлык оешмалар ярдәмләшү фронты оештырып, кабат бердәмлек үрнәген күрсәтте. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата булыша. Кече Сон мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» берләшмәсендә, китапханә белән берлектә, хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырдык. Җирлекнең ватсаптагы авыл төркемнәре аша битараф булмаган авылдашларны оекбашлар бәйләргә берләшмәгә чакырдык. Бу атнада йонны тетеп, эрли башладык. Күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Башлаган эшебезне җиренә җиткереп эшләп, төгәлләргә язсын безгә! Үз өлешен керткән авылдашларга бик зур рәхмәт!
|