menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Каз өмәсе

Яшь киленнең толымында
Чыңлый чулпы төймәсе.    
Борынгыдан килгән йола.        
Татарның каз өмәсе!
Бүген "Сон бизәкләре " коллективы Мамадыш шәһәрендә күпләребез өчен таныш булган Шарифуллин Рифат абый белән Фирая апаларда "Каз өмәсендә" булдылар. Хуҗабикәнең тырышлыгы белән үстерелгән 19 казны кызлар күз ачып йомганчы йолкып,  чистартып, йоласына туры китереп, Самовар чишмәсенә төшеп чайкап, хуҗаларга тапшырдылар. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Әле бәйрәмебезгә Актаныш, Балтач, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән гармунчылар ямь өстенә ямь өстәделәр.

  • 15.11.2022
  • 88

Всего комментариев: 0
avatar