- 08.11.2022
- 103
- 0
Бердәмлекнең көче-бергәлектә
4 ноябрь көнне Крещ-Ерыкса мәдәният йортында, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Бердәмлекнең көче-бергәлектә" дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Безнең районыбызда төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яши.Киләчәктә дә бер- беребезгә ихтирамлы булып, дуслык җепләрен өзмичә, бердәм булып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Фестиваль-конкурс "Арыумысыз, туганнар!"
3 ноябрь көнне без, җыелма керәшен фольклор ансамбле "Бәрәкәт", Чиләбе өлкәсе Нагайбак районына "Арыумысыз, туганнар!" дип аталган фестиваль-конкурска бардык. Бу фестиваль Халыклар бердәмлегенә багышланган иде. Бәйрәмдә Нагайбак районы, Башкортостан фольклор коллективлары һәм без-Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясадык: үзебезнең җырлы-биюле чыгышыбызны тәкьдим иттек, туган җиребезгә 1 дәрәҗәле диплом белән кайттык.
Уңыш бәйрәме гөрләп үтте
5 нче ноябрь көнне Югары Сон мәдәният йортында Уңыш бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмгә балалар зур әзерлек белән килделәр. Фойеда бакча җимешләреннән әкият геройларына күргәзмә оештырылды. Ә сәхнәдә " Үрдәк беренчелекне алган" кыска метражлы әкият-пьесасы сәхнәләштерелде. Бәйрәм тамашасы концерт номерлары белән дәвам итте, теләге булган барлык балаларда әлеге чарада чыгыш ясадылар. Бәйрәм барышында күргәзмәдә катнашкан һәр балага бүләкләр бирелде. Тамашабыз азагында башкарылган " Туган тел" җырын тамашачылар белән бергәләшеп-басып җырлап тәмамладык.
Хәйрия концерты
5 ноябрь көнне, Никифорово мәдәният йортында, Мамадыш шәһәреннән килгән үзешчән артистларыбыз авылыбыз халкына бик бай эчтәлекле, матур хәйрия концерты күрсәттеләр. Концерттан кергән акча мобилизацияләнгән егетләребезнең әти-әниләренә тапшырылды.
Без тарихта әзлебез
4 ноябрь Усали мәдәният йортында "Без тарихта әзлебез" дигән темага, Халыклар бердәмлеге көнңе уңаеннан, җанлы гына әңгәмә булып узды. Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский ополчениесының Мәскәү шәһәрен Поляклардан тартып алуы турында сөйләштек. Ни өчен Бердәмлек көне итеп билгеләп үтелү тарихы белән таныштык. Хәзерге яшьләрне телефоннан тартып алып булмый, китап укымый, тарих белән кызыксынмый дип шелтәләсәк тә, бу тема белән хәбәрдар булулары ачыкланды. Ә 5 ноябрь көнне өлешчә мобилизациягә эләккән егетләребез турында, үзебезнең авылдан Украинада барган хәрби операциядә һаләк булган Җиһангараев Ришат һәм Хәбибрахманов Илназларның батырлыгы турында сөйләштек. Әбиләренең, түганнарының истәлекләре белән уртаклаштык. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.Тыныч йоклагыз, геройлар, сез һәрвакыт безнең күңелләрдә! &nb
...
Читать дальше »
В единстве — сила
3 ноября в Новоучинском СК прошел праздничный концерт ко Дню народного единства. На праздничном мероприятии выступили коллективы из Верхнего Таканыша, Большие Уськи ,Кемеш Куль. День народного единства имеет особое историческое и духовно-нравственное значение, символизирует сплочённость, несгибаемую силу духа жителей России, способность выстоять в минуту самой большой опасности, защитить свою землю, глубокую преданность и искреннюю любовь к Родине.
Керәшен җыру әйтә
5 ноябрь көнне, Владимир авылы клубында, Пушкин картасы буенча, " Керәшен җыру әйтә" дип исемләнгән кичә булды. Кичә барышында төп тема: җырларыбызнын үткәне, бүгенгесе, киләчәге, горыф- гадәтләте турында сөйләшү урын алды. "Тугәрәк уены", "Аш чыгару", ике кодагыйның кара- каршы җырлашуы кебек йолалар күрсәтелде. Авылдашлар иҗат иткән шигырьләр яңгырады. Түбәндәге мастер-класслар эшләде: иң матур чәч үреме, иң заманча прическа, ирләр галстугын бәйләү, маникюр ясау, аш- су осталыгы. Россиянең атказанган, татарстанның халык артисты. Г. Ибушев йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады, күренекле шәхесләребеэ турында сөйләп, борынгы җырларыбызнын башкарды. Соңыннан, тәмле ризыклар белән сыйланыштылар. Әлеге чара балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы булды дип уйлыйм. 3 сәгать дәвам иткән чарадан халык зур канәгатьләнү хисе белән таралышты.
6 ноябрь-Татарстан Республикасы конституциясе көне
6 нчы ноябрьдә Олыяз мәдәният йортында эшләп килүче "Чулпан моңнары"хатын-кызлар вокаль ансамбле, район мәдәният йортында , Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаеннан оештырылган концертта катнашты.
Вечер кино
Как лучше всего провести время на каникулах? Конечно же, за просмотром любимых мультфильмов. И поэтому, 3 ноября, в Берсутском СДК прошёл вечер кино. Где дети разных возрастов смотрели мультфильм "Барбоскины".
Час веселых затей
Осенние каникулы – период для подвижных игр, снятия скопившегося напряжения, развлечений, восстановление потраченной энергии и здоровья, возможность занятия любимым делом. В последний день каникул, Малокирменский СДК совместно с сельской библиотекой провели развлекательную программу «Час веселых затей» для детей. В ходе мероприятия для ребят была проведена конкурсно-игровая программа. Дети водили хороводы, пели песни об осени, играли в веселые игры, читали стихи, участвовали в конкурсах, разыгрывали сценки. Для ребят это запоминающийся, радостный и яркий день, который помогает им закрепить представления об осени, как времени года. Был организован флешмоб для хорошего настроения. Дети играли с большим удовольствием, и не хотели расставаться.
|