menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Без тарихта әзлебез

4 ноябрь Усали мәдәният йортында "Без тарихта әзлебез" дигән темага, Халыклар бердәмлеге көнңе уңаеннан, җанлы гына әңгәмә булып узды. Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский ополчениесының  Мәскәү шәһәрен Поляклардан тартып алуы турында сөйләштек. Ни өчен Бердәмлек көне итеп билгеләп үтелү тарихы белән таныштык. Хәзерге яшьләрне телефоннан тартып алып булмый, китап укымый, тарих белән кызыксынмый дип шелтәләсәк тә, бу тема белән хәбәрдар булулары ачыкланды. Ә 5 ноябрь көнне өлешчә мобилизациягә эләккән егетләребез турында, үзебезнең авылдан Украинада барган хәрби операциядә һаләк булган Җиһангараев Ришат һәм Хәбибрахманов Илназларның батырлыгы турында сөйләштек. Әбиләренең, түганнарының истәлекләре белән уртаклаштык. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.Тыныч йоклагыз, геройлар, сез һәрвакыт безнең күңелләрдә!                                            Ә соңыннан шәһәрдән кайткан балалар һәм укучыларның саубуллашу кичәсе-дискотека булды.

  • 08.11.2022
  • 116

Всего комментариев: 0
avatar