5 нче ноябрь көнне Югары Сон мәдәният йортында Уңыш бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмгә балалар зур әзерлек белән килделәр. Фойеда бакча җимешләреннән әкият геройларына күргәзмә оештырылды. Ә сәхнәдә " Үрдәк беренчелекне алган" кыска метражлы әкият-пьесасы сәхнәләштерелде. Бәйрәм тамашасы концерт номерлары белән дәвам итте, теләге булган барлык балаларда әлеге чарада чыгыш ясадылар. Бәйрәм барышында күргәзмәдә катнашкан һәр балага бүләкләр бирелде. Тамашабыз азагында башкарылган " Туган тел" җырын тамашачылар белән бергәләшеп-басып җырлап тәмамладык.
Уңыш бәйрәме гөрләп үтте
![](/_nw/4/80449372.jpg)
- 08.11.2022
- 100
Всего комментариев: 0 | |