13 ноябрь-бөтендөнья шәфкатьлелек көне.Түбән Сон мәдәният йортында укучылар белән шул темага әңгәмә уздырылды. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
13 ноябрь-бөтендөнья шәфкатьлелек көне
![](/_nw/4/09026115.jpg)
- 15.11.2022
- 136
Всего комментариев: 0 | |