menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала

Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала. Өлешчә мобилизация игълан ителүгә, барлык оешмалар ярдәмләшү фронты оештырып, кабат бердәмлек үрнәген күрсәтте. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата булыша. Кече Сон мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» берләшмәсендә, китапханә белән берлектә, хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырдык. Җирлекнең ватсаптагы авыл төркемнәре аша битараф булмаган авылдашларны оекбашлар бәйләргә берләшмәгә чакырдык. Бу атнада йонны тетеп, эрли башладык. Күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Башлаган эшебезне җиренә җиткереп эшләп, төгәлләргә язсын безгә! Үз өлешен керткән авылдашларга бик зур рәхмәт!

  • 15.11.2022
  • 58

Всего комментариев: 0
avatar