menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Югалган хәзинә

Табигать быел үзенчәлекле. Я коеп яңгыр ява, я ялт итеп кояш чыга. Ә без һава торышының төрле чагын яратабыз. Тәкәнеш урта мәктәбе каршындагы ял  итү лагерендә тәрбияләнүче балаларны бүген Тәкәнеш туган як өйрәнү музеена  чакырдык. Клуб хезмәткәрләре белән берлектә  яратып уйный торган "Квест" уены әзерләнде. Көн тәртибендә "Югалган хәзинә" не табу иде. Музейның өч залында капитаннар төрле җәзалар әзерләп тордылар. Өч командага бүленгән балалар сорауларга җавап табарга тиеш иделәр. Сораулар бик кызык булды: әкият геройларын белү, математика, география, тарихка бәйле  биремнәр дә булды. Эзләнүчеләр сөйләпме, җырлапмы, биепме җавап тоттылар. Командалар  хәзинәне эзләп тапты. Тылсымлы хәзинә иң борынгы  сандык эчендә булган икән. Коробкада булган баллы "хәзинә" барысын да соендерде. Яңгыр яуган арада вакыт бик тиз һәм күңелле узды, кояш та чыкты!

  • 21.06.2022
  • 144

Всего комментариев: 0
avatar