menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Мәрхәмәтлелек-елмаюдан  башлана

Иске Комазан авылы мәдәният йортында "Мәрхәмәтлелек - елмаюдан  башлана!" дип исемләнгән тәрбияви  чара үткәрдек. Балалар  кешеләрдә иң асыл  сыйфатларны  чагылдырган шигырь, мәкальләрне  искә төшерделәр, күңелгә үтеп керә торган тылсымлы сүзләрне  атадылар. Чара дәвамында әкият геройларын  барладык, күмәкләшеп  йөрәк  рәсеме  ясап, "Дустыма минем теләгем" исеме   астында  үзләренең  йөрәк  түрләреннән  чыккан  хис-тойгыларын язып, бер-берсенэ аны тапшырдылар. Ахырдан исә, җиңүче билгеләнде, һәр катнашучыга  бүләкләр тапшырылды.

  • 21.06.2022
  • 109

Всего комментариев: 0
avatar