Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан "Бүләк җыю йоласы". Сабан туена әйбер җыю, яулык җыю хәзер дә күңелле күренеш авылыбызда. 5нче июнь көнне Урта Сон авылында җыр сузган егет - кызлар, авылның бер очыннан икенче очына йөреп, тастымал, яулык, бүләкләр җыйдылар. Бүләк җыючы егет- кызларыбызны хуҗалар, хуҗабикәләр капка төпләрендә үк ягымлы итеп каршы алдылар. "Бәхетегез шушы йомыркалар кебек түгәрәк булсын" - дип, йомырка бирүчеләр дә шактый булды. Ә бу, әби - бабаларыбызның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә сезнең дә өлеш керде дигән сүз. Сез тапшырган бүләкләр уеннарда, ярышларда җиңүчеләр кулында булачак. Барчагызга да Аллахының чиксез рәхмәтләре яусын. Соңыннан, шушы матур күренешебезне ачык һавада , шулпалы бәрәңгеләр ашап, чәй табыны артында дәвам иттек.
Бүләк җыю йоласы
- 07.06.2022
- 157
Всего комментариев: 0 | |