9 нчы февраль барыбызның да яраткан шагыйре Фәнис абый Яруллинның тууына 85 яшь тулган көн. Инде безнең арабызда булмаса да без аның иҗат җимешләре аша аның күңел җылысын үзебездә тоябыз. Кайсы кеше генә яратмый икән аның әсәрләрен, шигырьләрен. Югары Сон мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә яраткан шагыйребезнең иҗатына битараф булмаганнар укучыларыбызны "Күңелем белән сезнең янда мин" диеп исемләнгән кичәгә чакырдык. Ф.Яруллинның иҗаты белән якыннан таныштык. Очрашуыбызны бүгенге авыр, катлаулы заманда һәр кешенең яшәү девизы булырдай, Фәнис абыйның тормыш тәҗрибәсеннән алып язган сүзләре белән тәмамладык: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп к ... Читать дальше »
- 14.02.2023
- 119
- 0