2023 ел - Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шул уңайдан, Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында, җыр- моң сөюче авылдашларыбыз, районыбызның моңлы җырчылары Ильфир Исламов, Светлана Сабирова, "Карендәшләр" ансамбле " Керәшен моңнары аша"- дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады .Һәр чыгышыбыз тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Безне ачык йөз белән каршы алган мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Фаляховага һәм сәнгать җитәкчесе Гөлфия Гайнуллинага рәхмәтләребезнең иң зурысы. Үзебезнең гореф- гадәтләребезне саклап, барлап яшь буынга тапшыру- без өлкәннәрнең изге бурычы.
2023 ел - Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы
![](/_nw/5/78503175.jpg)
- 14.02.2023
- 96
Всего комментариев: 0 | |