«Ватаным Татарстан» газетасы бастырыла башлауга март аенда 105 ел тула. Шул уңайдан мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балаларга әңгәмә үткәрде. Газета республиканың төп басма матбугаты «Ватаным Татарстан» - татар телендә нәшер ителә торган иҗтимагый-сәяси газета. Газета битләрендә рәис, Министрлар Кабинеты һәм республика Дәүләт Советы кабул иткән рәсми документлар басыла. Шулай ук Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә барган социаль-икътисади һәм мәдәни вакыйгалар яктыртылуы турында сөйләдек.
- 15.03.2023
- 116
- 0