“Авылга яшь режиссёр кайта. Иске ел белән саубуллашып, Яңа елга кергәндә төрле хәлләр булырга мөмкин. Яңа ел бәйрәменә язылган әкиятне режиссёр сәхнәләштерергә уйлый. Әкиятне куйганда артистлар төрле кызык, кызганыч вакыйгаларга юлыгалар. Билгеле, режиссёр бик тырыша. Ләкин могҗизалар Яңа ел кичендә генә була дигәндәй, әкият ахырында төп герой Таң батыры Патша кызы өчен сугышканда, Дию пәрие белән дуслаша, Патша кызы үпкәләп китә, ә режиссёр әкиятнең ахыры шулай беткәнгә аптырап гарьлегеннән елап чыгып китә". Чыннан да, 14 нче гыйнвар көнне Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында “Иске -Яңа ел” кичәсенә килгән тамашачылар бу “Әкиятне” әзерләгән студентлар һәм өлкән сыйныф укучыларының чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Шулай итеп, Яңа ел кичәсе бик кызык башланып китте. Кичәнең икенче өлеше “Маски Шоу” дип аталды. Гадәткә кергән Маскарад костюмнарыннан чыккан кунакларның чыгышларын карадык. Маска астында кем? Төрле кызык сорауларга, кызык җаваплар халыкны тагын да җанландырды. Чегән кызы кемнең к
...
Читать дальше »