menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

“Иске -Яңа ел” кичәсе

“Авылга яшь режиссёр кайта. Иске ел белән саубуллашып, Яңа елга кергәндә төрле хәлләр булырга мөмкин. Яңа ел бәйрәменә язылган әкиятне режиссёр сәхнәләштерергә уйлый. Әкиятне куйганда артистлар төрле кызык, кызганыч вакыйгаларга юлыгалар. Билгеле, режиссёр бик тырыша. Ләкин могҗизалар Яңа ел кичендә генә була дигәндәй, әкият ахырында төп герой Таң батыры Патша кызы өчен сугышканда, Дию пәрие белән дуслаша, Патша кызы үпкәләп китә, ә режиссёр әкиятнең ахыры шулай беткәнгә аптырап гарьлегеннән елап чыгып китә". Чыннан да, 14 нче гыйнвар көнне Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында “Иске -Яңа ел” кичәсенә килгән тамашачылар бу “Әкиятне” әзерләгән студентлар һәм өлкән сыйныф укучыларының чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Шулай итеп, Яңа ел кичәсе бик кызык башланып китте. Кичәнең икенче өлеше “Маски Шоу” дип аталды. Гадәткә кергән Маскарад костюмнарыннан чыккан кунакларның чыгышларын карадык. Маска астында кем? Төрле кызык сорауларга, кызык җаваплар халыкны тагын да җанландырды. Чегән кызы кемнең кем булуына карамастан кулдан карап, кунакларның исемен, торган йортына кадәр әйтеп күрсәтте.
Маска астындагы геройларның йөзләре сер булып калсын әле бу елга.
Кунак булып килгән чыршы утлары астында заманча һәм татар биюләре кызганнан кызды. Тылсымлы яңа ел кичәсеннән беркемнең дә китәсе килмәде.
“Яңа елның бәхетле ел, без буласын беләбез,
Шуңа күрә, бергәләшеп Яңа елга керәбез!”

  • 17.01.2023
  • 56

Всего комментариев: 0
avatar