menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Нәүрүз бәйрәме

16 нчы март көнне Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм авылдашлар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә музыкаль чыгышлар, күмәк биюләр, уеннар үрелеп барды. Балалар Нәүрүз бәйрәме тарихы, карга боткасы пешерү серләре белән таныштылар.Балалар һәм бәйрәмгә килгән кунаклар тәмле коймаклар белән мәтрүшкәле чәйләр эчтеләр, карга боткасыннан авыз иттеләр. Ямаш, Козгынчы, Тулбай, Дусай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә бәйрәмне үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Елларыбыз тыныч булсын, уңышларыбыз мул булсын, һәркемгә сәламәтлек теләп калабыз.

  • 17.03.2023
  • 90

Всего комментариев: 0
avatar