22 гыйнвар көнне Усали мәдәният йортында кунаклар кабул иттек. Кунакларыбыз - мәктәбебез укучылары. Залда кул эшләнәмәләреннән күргәзмә әзерләдек. Анда бәйләнгән, чигелгән әйберләр, төсле җепләрдән үреп ясалган чәчәкләр урын алган иде. Ә күргәзмәнең бер өлеше шамаилләр һәм бизәкләп ясалган нәсел шәҗәрәсеннән тора. Алар бизәкләп язу остасы, шамаилче авылдашыбыз Исмәгыйлев Әмир эшләре. Балалар һәрбер экспонатны кызыксынып карады. Аларның ясалу техникасы, нәрсә аңлатулары турында бик күп мәгьлүмат тупладылар. Аннан соң музей белән таныштылар. Бу балалар өчен бик мавыктыргыч очрашу булды.
Кунаклар, рәхим итегез!
- 25.01.2023
- 112
Всего комментариев: 0 | |