menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Халык җыены

7 февраль көнне Кече Сон мәдәният йортында Сон авыл җирлегенең “Халык җыены” булды. Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готович, Мамадыш муниципаль район башлыгы Иванов Анатолий Петрович һәм башка тармак җитәкчеләре катнашты. Сон авыл җирлеге башлыгы Салахов М.Ф. 2022 елда эшләнгән эшләргә отчет ясады. Башка тармак җитәкчеләре чыгышыннан соң Анатолий Петрович район эшчәнлеге һәм алдагы планнар белән таныштырып китте. Марат Готович татар телен, Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм авылларны үстерү мәсьәләләрен кузгатты. Сон авыл җирлеген үстерүдә, үзләренең зур өлешләрен керткән авылдашлар, грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

  • 09.02.2023
  • 94

Всего комментариев: 0
avatar