menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

“Арулармы сез....”

Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов җитәкчелегендә "Карендэшлэр" керэшен халык фольклор ансамбле, 31 гыйнвар көнне Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында, авыл халкына театральләштерелгән концерт программасын күрсәтте. Керәшен халкы моңлы җырлары, дәртле биюләре белән дан тоткан халык. Берсенннән- берсе чибәр ханымнар “Арулармы сез” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Җор сүзле үзешчән артистлар “Кич утыру” күренешен, кызыклы вакыйгаларны сәхнәләштерделәр. Моңлы тавышлы кызлар алышынып кына тордылар. Гармунчы егетләр Виктор һәм Владислав Агаповлар үзләрен виртуоз гармунчылар икәннәрен күрсәттеләр.
Виталий Агапов халык һәм үзе язган җырларны башкарды. Тыңлап утыручы халык кушылып җырлап та, рәхәтләнеп биеп тә күңел ачты.

  • 03.02.2023
  • 102

Всего комментариев: 0
avatar