Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре 11 сентябрь көнне Бөтенроссия "Чиста ярлар" экологик акция сендә катнаштык. Инеш ярларын, чишмә яннарын чистарттык.
- 13.09.2021
- 213
- 0
" Ленинград шәһәре блокадасы көне" кысаларында, Усали, Берсут Сукачи мәдәният хезмәткәрләре, китапханә мөдире, балалар белән берлектә " Ленинград блокадасы яшь буын күзлегеннән" ,- дигән чара уздырды.
Чараның максаты: рухи мәдәният, гражданлык, патриотизм , горурлык хисе, сугыш елларында аларның яшьтәшләре кичергән вакыйгаларны йөрәк белән кичерү теләге тәрбияләү.
- 13.09.2021
- 222
- 0
Чишмәләребезне, елга, инеш буйларын чистартып, кадерләп тору гомер- гомергә изге эш булып саналган.
11 сентябрь Бөтенроссия " Чиста ярлар" акциясе. Шуңа бәйле рәвештә әлеге акция кысаларында Усали мәдәният хезмәткәрләре , китапханә мөдире белән берлектә, елга буйларын, чишмә тирәләрен чистартып тәртипләдек.
- 13.09.2021
- 224
- 0
" Мәдәниятле шимбә" акциясе кысаларында бүген Югары Сон мәдәният йортында эшләп килүче кызыксындыру клубларында,оешмаларда шөгелләнүче балалар белән Сон елгасының башланган җиренә экскурсиягә бардык.Табигатьнең көзгә кергән чорындагы матурлыгына сокланып, төрле кызыклы уеннар, алдан әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар да таптык.Сораулар әлбәттә табигатькә үлән -үсемлекләргә бәйләнгән иде.Көнебезне күңелле үткәреп, велосипедларыбызда өйләргә таралыштык.
- 13.09.2021
- 197
- 0
" Блокада-йөрәкләргә мәңгегә.." - дигән сүзләр белән башланып китте балаларга оештырылган информацион бишминутлык , "Матур сөйләм " оешмасына йөрүче балалар белән, ул еллардагы җан өшеткеч авырлыклар турында сөйләштек. Бүгенгесе көнне нинди матур, рәхәт тормышта яшәүләре белән бәхетле икәнлекләре турында сөйләштек. Урта Кирмән мәдәният йоты.
- 13.09.2021
- 178
- 0
" Начар гадәтләр - яхшы гадәтләр... " - мин ничек аңлыйм?" - яшьләр белән дискәтүк алдыннан әңгәмә үткәрдек. Бик кызыклы, күңелле аралашу булды, миндә бик әйберләрне өйрәндем яшьләрдән , шул ук вакытта аларга бик әйберләрне төшендерә алганмындыр дип ошанам. Урта Кирмән мәдәният йорты.
- 13.09.2021
- 256
- 0
Югары Сон төп белем бирү мәктәбе һәм Югары Сон мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында бүген Туган якны өйрәнү музеенда Ленинград блокадасында зыян күрүчеләрне искә алу уңаеннан " Йокысыз узган 900 көн"диеп исемләнгән әдәби - кичә оештырылды.Тарих фәненең остазы мөгәллим Рамил Гамир улы балаларга ябык шәһәрдә яшәүчеләр өлешенә чыгарылган авыр сынаулар: ач һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, батыр пионер партизаннар,совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау турында сөйләде. Укучылар Н. Ходзының әсәрләре белән таныштылар , В. Воскобойниковның «900 көн батырлык», И. Миксонның «Жила, была», Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы, Ладожское күле аша коткару «тормыш юлы " төзелеше турында белделәр.
Чара ахырында сәнгать җитәкчесе Гөлнара Рафат кызы балаларга "Ленинград блокадасы" дигән викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте һәм герой Ленинград турында башка
...
Читать дальше »
- 11.09.2021
- 207
- 0
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы-иң аянычлы вакыйгаларның берсе.Денинградның батыр халкы,3 ел буе дошман чолганышында калып, ачлыкны,ялангачлыкны, үз җилкәсендә кичерә,ләкин бирешми.
Кече Кирмән мәдәният йортында шушы авыр фаҗиганы искә алу кичәсе үтте.АвылдашыбызФатыхов Ибел абыйны 1942 елда сугышка алына.18 яше яңа тулган егет турыдан-туры Ленинград блокадасына эләгә.Авылдашларбелән Ибел абыйның каберенә чәчәкләр,венок салып аның рухына дога кылып төштек.Мәдәният йортында блокада турында фильм карадык.Кичәбезнең кунагы Ибел абыйның кызы Миннегөл апа безгә әтисе турында бик күп без белмәгән мәглүматлар җиткерде.Ибел абыйның язган хатлары,фотосүрәтләре,"За оборону Ленинграда"медаль удостоверение кәгазләре белән таныштык.Кичәдән еллар имин-тыныч булсын дигән тнләктә таралыштык.
...
Читать дальше »
- 11.09.2021
- 204
- 0