menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

1941 елның 8 нче  сентябре - Ленинград блокасы башлан көн.

1941 елның 8 нче  сентябре - Ленинград блокасы башлан көн. Бөек Ватан сугышының әлеге “канкойгыч вакыйгасына” 80 ел булды. Ике елдан артык дәвам иткән әлеге мәшхәрдә ачлыктан, бомбалар шартлавыннан,  шәһәрнең 850 мең кешесе һәләк була. Кече Сон авылы мәдәният йортында, әлеге уңайдан “Камалышта калган шәһәр” дип исемләнгән чара үткәрдек. Авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы бетераны, Ленинград фронтында булып, Ладога күлен немец-фашистлардан саклаган Низамов Гыйлметдин аганың тарихи истәлекләрен укыдык. Хатын-кыз фронтавик, сугыштан исән-сау кайтып, гомерен балалар укытуга багышлаган, Гараева Шәмсия апаның язмышы белән таныштык. Сугыш ачысын күрергә язмасын безгә. Күкләребез аяз һәм илләребез тыныч булсын.

  • 11.09.2021
  • 175

Всего комментариев: 0
avatar