3 август көнне Шәдче мәдәният йортында, район буенча игълан ителгән, "Туган як җырлары" дип аталган җыр конкурсының зона туры узды. Бу конкурста Көек-Ерыкса мәдәният йортыннан "Ак калфаклар" вокаль ансамбле һәм аерым җырчылар И.В. Әһлиева, Р.К. Әхмәтова, М.Н. Халикова һәм М.А. Нургалиевалар уңышлы гына чыгыш ясадылар. Алар үзебезнең районнан, авылыбыздан һәм районыбызда эшләп киткән авторлар Рәсимә Галиева, Алмаз Әһлиев, Миләүшә Халикова, Булат Юнысов, Рафаил Газизов, Нәкыя Йосыпова һәм Вәсим Әхмәтшиннар иҗат иткән җырларны башкардылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
"Туган як җырлары" бәйгесе гөрләп узды

- 09.08.2022
- 78
Всего комментариев: 0 | |