menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Студентлар кичәсе

Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да горурланып сөйлиләр... Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйледер, мөгаен. Гыйнвар  ае  студентларның ял каникуллары. Алар үзләренең туган   мәктәбендә укытучылары, укучылар белән ,ә кичләрен мәдәният йортында дуслары, сыйныфташлары белән очырашалар.          
28   гыйнвар  көнне Түбән Тәкәнеш Мәдәният йортында  авылыбызда яшәүче, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы  егет- кызларыбыз очырашу кичәсенә җыелдыдар. Алар, аз  га гына булса да, балачак елларына әйләнеп кайттылар,  Бик яратып уеннар да катнаштылар, төркемнәргә бүленеп  җырладылар,  биеделәр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Ә без, үз чиратыбызда, уңышлар  теләп, тырышып укуларын,әти- әниләренең ышанычларын акларлар, дип саубуллашып кичәне тәмамладык..

  • 01.02.2023
  • 48

Всего комментариев: 0
avatar