menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

СПИД нәрсә ул?1 декабрь СПИД ка каршы көрәш көне!

СПИД сүзе “синдром приобретенного иммунодефицита” (йогышлы иммунодефицит синдромы) сүзеннән кыскартылган. “Иммун дефициты” ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. ВИЧ йоктырдыңмы, син инде СПИД б-н авырыйсың, ягъни чир үсеш алачак дигән сүз түгел. Әйләнештәге канга эләккән ВИЧ вирусы үзен башка авыру кузгатучылар һәм башка ят матдәләр шикелле белгертә. Ул 6-8 атна үткәч кенә тикшерүнең аерым тестлары ярдәмендә ачыкланырга мөмкин.
СПИД белән авыру акрынлап, сизелер- сизелмәс башлана.
Лимфа төеннәре зурая;
Иммунологик дефицит килеп туа: кешене гомуми хәлсезлек биләп ала. Аның кәефе китә, эш сәләте кими, организмы ябыга,  бер үк энә-шприц б-н наркотик кадаучы наркоманнарның, очраклы кешеләр б-н тәртипсез җенси мөнәсәбәткә керүчеләрнең ВИЧ инфекция ияртү куркынычы зур.Бүген Югары Сон төп белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары� белән шушы хакта әңгәмә үткәрелде.

  • 01.12.2021
  • 182

Всего комментариев: 0
avatar