menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Солдат каршы алу

Туган ил алдында куелган изге бурычын үтәп, туып-үскән нигезен, якыннарын, туганнарын, дусларын сагынып, безнең ышанычны аклап, намусына тап төшерми Дүсмәт егете, солдат егетебез Сергей Петров, 30 июнь көнне туган йортына кайтты. Ә без, мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, егетне матур итеп каршы алу эшен үз өстебезгә алдык: плакатлар ясап элдек, балалар белән шарлар кабарттык. Солдат абыйларын күргәч малайларның күзләре ялтырады. Мондый чаралар үсеп килүче яшь буынга патриотик хисләр тәрбияләүнең бер ысулы булып тора.
Солдат егетләребез туган якларына шулай исән-имин кайтсыннар, бәхетле, сау-сәламәт булсыннар!
                                                      

  • 02.07.2022
  • 92

Всего комментариев: 0
avatar