menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Синең исемәң белән укытучым!

2023 ел- Россияда укытучы һәм остаз елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 21 октябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында зур, күләмле мәдәни чара узды. Бу чарага мәктәбебездә  белем бирүче 19 педагог һәм  бүгенге көндә лаеклы ялда булган 13 укытучы-остаз чакырылган иде. Кичәнең эшләнмәсе, сценарие тарихи документларга,  кулъязмаларга таянып язылган бик эчтәлекле иде. Усали урта мәктәбендә җитәкчелек иткән, укытан, һәм бүгенге көндә укытучы мөгаллимнәр турында тулы мәгълүмәт бирелде. Мәктәп тарихы аның бүгенгесе, үткәне турында,  мәктәбебезнең җәмгыят белеме һәм тарих укытучысы- Константинова Лидия Семеновна сөйләде.
Ачык микрофон эшләде, бу үз фикерен әйтәсе килгән, рәхмәт сүзләрен җиткерергә теләгән  тамашачы өчен бер дигән мөмкинлек булды.Кичәдә җирле артистларның, Алабуга мәдәният колледжы студентлары, үзебезнең мәктәп укучылары Алинә һәм Нияз, Алабуга татар вокаль ансамбле члены- авылдашыбыз Ләйлә Фазыловаларның чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде. Кичәне мәктәбебез директоры- Газизова Дания Шарифулловна һәм күп кенә кичәләребезнең  спонсоры, Казан шәһәрендә үзенең эшен гөрләтеп алып баручы эшмәкәр- Аксакова Венера Владиславовна алып барды. Кичә ахырында һәр укытучы, Усали авыл җирлегендә уза торган һәр күләмле чараларнең төп спонсоры булган-Ильгизәр Нуриахметовичтан чәчәк букетлары һәм бүләкләр кабул итте. Менә шундый җылы, истәлекле, җанлы очрашу, күңелле кичә узды Усали авылы мәдәният йортында.

  • 23.10.2023
  • 50

Всего комментариев: 0
avatar