menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?

Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт! 15 декабрь көнне Кече Сон мәдәният йортында Сиразиева Зөлфирә ханым “Иммунитетны ныгытабыз” дип исемләнгән мастер-класс тәкъдим итте. Хәзерге чорда ничек чиргә бирешмәскә, иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеге турында сөйләде ул.  Физик күнегүләр дә организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальгә таянып физик күнегүләр ясадык. Сәламәт тормыш рәвеше алып барыр өчен дөньяга һәм үзеңә карата позитив рухта булырга кирәклеген дә онытмаска кирәк. Бу үзеңнең һәм башкаларның күңелен күтәрә. Һәр кешенең позитив дулкыны сәламәтлеген саклау  һәм озак яшәүгә юнәлдерелгән булсын иде дигән теләктә калабыз!

  • 20.12.2021
  • 179

Всего комментариев: 0
avatar