menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Песнәк көне.

12 ноябрь - Песнәк көне. Халык ырымнарына караганда нәкь менә шушы вакытта песнәкләр, салкыннар төшә башлап, урамнарда кешеләрнең торакларына очып килә торган булганнар һәм кешеләрдән ярдәм көткәннәр. Песнәкнең рус телендәге исеме "Синица". Исемнәре зәңгәр булганга түгел, ә сайраулары кыңгырау чыңына ошаганга әйткәннәр. Песнәкләрнең түшләре бик күп төсләрдә була: сары, кызыл, соры, зәңгәр.
12 ноябрьдә без, Дүсмәт мәдәният йортында балалар белән"Песнәгем - кошчыгым"- дип аталган чара үткәрдек.Балалар алдан әзерләп куелган шаблон песнәкләрне төсле карандашларга буядылар һәм агачларга кошлар өчен җимнәр куйдык.

  • 30.11.2021
  • 121

Всего комментариев: 0
avatar