Патриотизм нәрсә ул? Кемнәр алар патриотлар? Бүген Югары Сон мәдәният йортында яшүсмерләр белән әнә шул хакта фикер алыштык. Хәзерге заман яшьләренең фикерләүләре дә башкачарак. Шушы сорауларны биргәч, тиз арада һәрберсе мисаллар китерделәр.Гап- гади генә агач башында төшә алмыйча, интегеп утыручы песи баласын коткаручы да, янгыннан кемнедер булса коткару, Ватан алдында хәрби бурычны үтәү-болар барысы да балаларның мисаллары. Безнең мәдәният йорты ел саен Россиякүләм үткәрелә торган #СвоихНеБросаем# акциясендә актив катнаша, ярдәмгә мохтаҗларга булышу безнең бурыч.Үзеңнең кулыңнан килгәндә кемгәдер ярдәм итә аласың икән, бу бик яхшы. Димәк, сез үз төбәгегезнең патриоты.
Патриотизм нәрсә ул?

- 29.06.2022
- 74
Всего комментариев: 0 | |