1 декабрь көнне Дусай авылы клубының «Оста куллар» түгәрәгендә җиңел пластилиннан брелоклар ясау темасына мастер-класс үткәрелде. Аның максаты балаларны сәламәт ял оештыруга һәм аралашу культурасына җәлеп итү иде.
Мастер-класста балалар җиңел пластилиннан брелоклар ясадылар. Бу төр пластилин ярдәмендә беләзек яки теләсә кайсы башка аксессуарлар ясарга мөмкин.
Пластилин белән эшләү образлы фикерләүне үстерә, игътибарлылык һәм түземлекне арттыра. Әлеге чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
«Оста куллар»

- 06.12.2021
- 124
Всего комментариев: 0 | |