menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Оригами – кәгазьдән уенчыклар ясау сәнгате.

11 ноябрьдә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. Оригами – кәгазьдән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр. Авылыбызның уңган кызы Энҗе Хузина да оригами сәнгате белән балачактан ук кызыксына. Ул аның белән шуның кадәр мавыгып китә һәм бугенге көндә аның чын остасына әйләнә. Нинди генә фигуралар ясамаган ул! Кече Сон мәдәният йортында аның эшләреннән инде күргәзмә куелган. Авылдашлар аның кул эшләрен күреп шакката! Шушы уңайдан Энҗе балаларга оригами турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде һәм аны ясау буенча мастер-класс үткәрде. Укучыларга әлеге очрашу бик ошады. Әлеге сәнгатьнең файдалы яклары да күп. Оригами күзаллауны, хәтерне, иҗади һәм эзләнү сәләтен үстерә, кул чукларын ныгыта, игътибарлылыкны арттыра, үз-үзеңә ышаныч тудыра һәм төгәллеккә өйрәтә.

  • 30.11.2021
  • 157

Всего комментариев: 0
avatar