menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Әниләр көне

Әниләр көне – ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне һәм йөкле хатыннарны тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Кече Сон мәктәбе укучылары да, әниләренә үз куллары белән ясаган бүләк әзерләде.

Җир йөзендә барлык әниләр
Бәхетле яшәсен дип телик
Балалары куандырып торсын
Китерсеннәр бары игелек.

Әни көне — шундый матур бәйрәм
Барлык әниләргә баш иик
Күзләрендә бәхет нуры һәрчак
Сүнми балкып торуын телик.

  • 01.12.2021
  • 136

Всего комментариев: 0
avatar