menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Әниләр көне

Әниләр көне уңаеннан Югары Сон мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары көче белән барлык әниләр игьтибарына онлайн концерт тәгьдим ителде.Тормыш мәшәкатьләренә карамастан кайгыртучан, назлы, сабыр хатыннар һәм аналар булып калуыгыз, саклый, ышана һәм кичерә белгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сез ул Җирне бизәп торучы гүзәллек, өмет бирә торган мәхәббәт, авырлыкларда ярдәм итә торган юаныч.
Бу истәлекле көндә өегездә өмет, ышаныч һәм мәхәббәт кебек какшамас кыйммәтләрне саклап яшәвегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, йортыгыз тынычлык, ямь, гармония белән тулы булсын, балаларыгыз җан тынычлыгы, наз, җылылык, кайгырту бүләк итсеннәр.
Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек телибез!диеп тәмамладылар яшь үзешчәннәребез чыгышларын.

  • 01.12.2021
  • 136

Всего комментариев: 0
avatar